- түгел
- юкл. кис. 1. Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәренә, исем фигыльгә, рәвеш фигыльгә, киләчәк заман хикәя фигыльгә һәм кайбер модаль сүзләргә өстәлеп, шулардан аңлашылган нәрсәләрнең юклыгын белдерә 2. Юклык формасындагы хикәя фигыль һәм "юк" сүзе янында килеп, шулардан аңлашылган эш-хәрәкәтнең, нәрсәнең киресен белдерә тәртәдә дә гаеп юк түгел 3. терк. Ике нәрсәне бер-беренә каршы куйганда кулл. кыз мактала эш белән, түгел энҗе теш белән. Ике нәрсәне бер-беренә каршы куйганда, икенчесенең беренчесеннән өстен булуын белдерер өчен "аның турында әйтеп тә торасы юк" мәгънәсендә кулл. кеше түгел фил дә чыдамас
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.